420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Сабантуй көннәрендә гадәттән тыш хәлләр булмады, күбрәк спорт уеннарында катнашып кулын, аягын авырттырган кешеләргә урында гына медицина ярдәме күрсәтелде.
Иң тынычсыз төн 8 июньгә – дүшәмбегә каршы төн булды. Апас районы территориясендә булган автомбиль һәлакәтендә каза күргән апаслы 1979 һәм 1982 елгы ирле-хатынлы юлчыларны район үзәк хастаханәсенең районара реанимация бүлегенә китерделәр. Алар әлегә бик авыр хәлдә, ә ике яшьлек балалары Апас хастаханәсендә калдырылган, дип белдерә Буа районы газетасы.