Торак субсидиясе алу өчен республика исемлегендә 1207 ветеран һәм инвалид исәпләнә

Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны 2010 елның 1 маена кадәр тәэмин итеп бетерү турындагы РФ Президенты Указын тормышка ашыру өчен, федераль бюджеттан республикага 222,068 млн. сум акча күчерелгән
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Татмедиа” агентлыгында Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүгә багышланган матбугат очрашуы узды. Анда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды идарәсе рәисе урынбасары вазифасын башкаручы Марат Надыршин һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактика идарәсе башлыгы Ирина Малышева катнашты.
Матбугат очрашуында әйтелгәнчә, 2006-2008 елларда ветераннар һәм инвалидлар, шулай ук инвалид балалары булган гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен республикада 282,14 миллион сум акча бүлеп бирелгән. 2005-2006 елларда әлеге сан 43,21 млн., 2007 елда — 105,35 млн., 2008 елда исә 133,58 млн. сум булган.
Шул ук вакытта торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны 2010 елның 1 маена кадәр тәэмин итеп бетерү турындагы РФ Президенты Указын тормышка ашыру өчен, федераль бюджеттан республикага 222,068 млн. сум акча күчерелгән.
2006-2008 елларда торак шартларын яхшырту өчен 859 кеше субсидияләр белән тәэмин ителде. Шуларның 435е казанлылар. 859 кешедән 542е торак алуга иреште, аларның 197се — казанлылар. Шул исәптән 182 кеше — Бөек Ватан сугышы ветераннары, гаилә әгъзаларының берсе үлгән инвалидлар,”, - дип белдерде Н.Бутаева.
Билгеле булганча, 2009 елның икенче кварталы өчен республикада торакның 1 квадрат метры 28,2 мең сумны тәшкил итә. Сугыш ветераннары өчен бирелгән субсидия күләме исә 620,4 мең сумны тәшкил итә һәм бу ветеранга 22 кв.метр торак туры килә дигән сүз.
Бүгенге көндә торак субсидиясе алу өчен республика исемлегендә 1207 кеше исәпләнә. Алар — Бөек Ватан сугышы ветераннары, 574 сугыш инвалиды, сугышта катнашучылар — 122, камалыш Ленинграды билгесе белән бүләкләнгән — 10 һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары — 501 кеше.
“Әйтергә кирәк, субсидиягә торак алу республика төбәкләрендә төрлечә чагылыш таба. Районнарда, кайбер шәһәрләрдә икенчел торакка сорау зур”, - ди М.Надыршин һәм моны бәяләрнең беркадәр арзан булуы белән аңлатты. Шул ук вакытта быел инде 57 ветеранның тораклы булуы һәм 62 гаиләгә бирелергә тиешлеге турында белдерде. Үз чиратында, ул ветераннарны торак белән тәэмин итү мәсьәләсендә, дәүләт торак фонды белән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы арасында даими сөйләшүләр алып барылуын да әйтеп узды.
Ветераннарның сәламәтлегенә республикада аеруча зур игътибар юнәлтелә, аларны дарулар белән тәэмин итүдә дә нәтиҗәле эш алып барыла. Бу хакта исә матбугат очрашуында И.Малышева мәгълүмат бирде.