“Татарстанда иң яхшылары”/”Лучшие в Татарстане” смотр-конкурсына заявкалар кабул ителә

Смотр-конкурс кулланучылар хокукларын яклау буенча кабул ителгән комплекслы программага туры китереп үткәрелә

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Республикада предприятиеләр һәм оешмалардан, “Татарстанда иң яхшылары”/”Лучшие в Татарстане” смотр-конкурсында катнашу өчен, заявкалар кабул ителә башлады, дип игълан сала Татарстан Республикасы Кулланучылар берлегеннән оештыру комитеты рәисе Марс Исмәгыйлев. Смотр-конкурс кулланучылар хокукларын яклау буенча кабул ителгән комплекслы программага туры китереп, шул ук вакытта Татарстан предприятиеләренең җитештергән продукцияләренең, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту өчен кызыксындыру уятуны һәм көндәшлеккә сәләтләрен үстерүне максат итеп үткәрелә. Болардан тыш, татарстанлыларда җирле товар җитештерүчеләргә ышанычны күтәрү һәм үзебездә эшләп чыгарыла торган товарларга, күрсәтелә торган хезмәтләргә ихтыяҗны арттыру да күздә тотыла.

 

Заявкалар исә составына контрольда тоту органнары, кулланучылар оешмалары һәм эшмәкәрлек берләшмәләре вәкилләре кергән эксперт комиссиясе тарафыннан 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр вакыт эчендә каралачак.  Җиңүчеләр берничә номинациядә билгеләнә, аларның һәркайсына тананалы шартларда дипломнар бирелә. Шулай ук җиңүчеләргә “Кулланучылар ышанычы”/”Доверие потребителей” ирекле сертификацияләү системасы сертификатлары һәм шундый ук исемдәге билге тапшырыла, анысын исә җиңүчеләр үз товарларын җитештергәндә яки хезмәт күрсәткәндә ул логотипны маркировка итеп кулланырга хокуклы була.

 

Ләкин шул ук вакытта заявка бирүчеләргә шарт-таләпләр дә бар:

 

җитештергән товарларның сыйфаты, күрсәтелгән хезмәтләрнең культуралылыгы буенча кулланучылардан уңай фикер-бәяләмәләр булуы кирәк;

 

эшләп чыгарган товарның яки күрсәтелә торган хезмәтнең куркынычсызлык ягыннан югары дәрәҗәдә булуы, шул исәптән товар җитештергән, аны саткан яки хезмәт күрсәткән вакытта санитар-гигиеник нормалар үтәлүе һ.б. таләп ителә;

 

товар яки күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфат күрсәткечләре, шул исәптән гарантия йөкләмәләре югары дәрәҗәдә тотрыклы булуы зарур.   

 

Конкурс-смотр хакында өстәмә мәгълүматларны оештыру комитетының (843) 253-17-01, 260-58-71, 236-54-15 телефоннары, consumer@pochta.ru электрон адресы буенча, WWW.TGRT.RU сайты аша алырга яисә Казан шәһәре, Пушкин ур., 18 нче йорт (ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы), 2 кабинетка барып белешергә мөмкин.