Чаллыда 2009 елгы Сабантуй гүзәлен сайлаячаклар

Конкурсның финалына 8 гүзәл чыкты
(Чаллы, 10 июнь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Сара Садыйкова исемендәге концерт залында “Сабантуй гүзәле” XVI шәһәр конкурсының финал шоу-программасы була.
Шәһәрнең башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкче вазифасын башкаручы Рушания Кулакова, мәдәният идарәсенең әйдәп баручы белгече Луиза Гайфетдинова, “Мәйдан” журналының баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов, ТРның атказанган артисты Булат Сәләхов, композитор Лилия Тарханова, балетмейстер Рушания Сабирова составындагы жюри конкурс финалына 8 гүзәлне сайлап алды.
Традиция буенча конкурска Сабантуе алдыннан нәтиҗә ясала, ә Чаллыда бәйрәм  12 июньдә  үтәчәк. Ярышлар барышы дәвамында белгечләр кызларны финал шоуына әзерләде.
Конкурс финалчылары – Миләүшә Ситдикова, Лилия Асылгәрәева, Гүзәл Абзалова, Ләйсән Әхмәтҗанова, София Хәмидуллина, Алисә Латыйпова, Регина Галәвиева, Альфинур Җиһангирова.