Үзбәкстанда Сабантуйлар гөрли

Үзбәкстанның татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә Сабантуйлар гөрләп уза

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Үзбәкстанның татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә Сабантуйлар гөрләп уза. Республикада беренче булып татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны Зәрафшан, Бохара, Яңгиюл шәһәрләренең татар диаспоралары оештырып үткәрде.
Сабантуй 7 июньдә Зарафшанда, ә 8 июньдә ул Бохара һәм Яңгиюл шәһәрләрендә узды. Бәйрәм тантаналарында татар диаспорасы вәкилләре белән бергә Үзбәкстанның төрле милләт халыклары, һәм шулай ук республика хөкүмәте һәм идарәсе вәкилләре дә катнашты.
Яңгиюл шәһәрендәге Сабантуйда мактаулы кунаклар арасында Татарстанның Үзбәкстан Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Рамил Әнвәр улы Шакиров та бар иде. Ул җыелган халыкка Татарстан Республикасы Президенты М.Шәймиевнең һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Р.Закировның котлау телеграммаларын укыды, дип хәбәр итә ТРның ҮРдагы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат үзәге.
Яңгиюл Сабантуеның концерт программасында Ташкент шәһәреннән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Латыйпова җитәкчелегендәге «Якташлар» татар җыры ансамбле, «Сарман» төркеменнән Руслан Гайнанов һәм Салават Галиев, аерым башкаручылардан Рәйхан һәм Регина Маннаповалар, Салават Бикбаев һ.б. актив катнашты.
Сабантуй үткәрү эстафетасын алда Ташкент һәм Фирганә (15 июнь), Нәваи (21 июнь), Сәмәрканд һәм Үгәнеч (22 июнь), Карши (24 июнь) шәһәрләре кабул итеп ала.