ТР Яшел Үзән районында Иминлек мәктәбе ачыла

Ярышларда республика гомумбелем бирү учреждениеләренең иң яхшы 16 командасы катнашачак.
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә Яшел Үзән районында “Иминлек мәктәбе” дип исемләнгән республика ярышларының тантаналы ачылышы булачак. Ярышлар ТР Министрлар Кабинетының финанс булышлыгында үтә.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, “Иминлек мәктәбе”ндә республика гомумбелем бирү учреждениеләренең иң яхшы 16 командасы катнашачак. Һәр командада 13-16 яшьлек 10ар үсмер. Кукмара, Спас, Арча һәм Аксубай районнарыннан, Мамадыш, Чаллы һәм Казаннан барлыгы 170тән артык бала киләчәк. Аларның барысының да урында ориентлашу тәҗрибәсе, туристик әзерлеге, беренчел медицина ярдәме күрсәтә һәм йөзә белә.
Әмма иң мөһиме – алар мораль һәм физик яктан теләсә нинди сынауларга әзер. Командаларның үзләре белән кыр шартларында урнашу, ярыш һәм бәйгеләрдә катнашу өчен төркем һәм шәхси кораллары, учакта аш әзерләү өчен савыт-сабалары бар. Моннан тыш, алар бердәм киемнән, үз флаглары, эмблема һәм башка аеру билгеләренә ия.
Авыр хәлдән ни рәвешле чыгарга, экстремаль хәлдә үз-үзеңне ничек тотарга, үзеңне ничек саклап калырга һәм башкаларга ярдәм күрсәтергә – болар ярышларның төп максатлары, ди чараны оештыручылар.
Гадәттән тыш хәлләрдә халыкны үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп бурычы. Моңа аеруча балаларын өйрәтү мөһим. Бу исә мәктәптәге “Тормыш иминлеге нигезләре” курсы кысаларында нәтиҗәле башкарыла. Ә “Иминлек мәктәбе” Бөтенроссия иҗтимагый балалар-яшүсмерләр хәрәкәте кысаларында әлеге курста узган теорияне гамәлдә ныгыту, яшьләрне гадәттән тыш хәлләр шартларында эш итү мөмкинлеге бирелә.
Ярышларның нәтиҗәләре 13 июньдә чыгарылачак. Шул ук көнне җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Гомумкоманда урыны “Каршылыклар полосасы”, “Исән калу маршруты”, “Эзтабар-коткару эшләре”, “Кыр шартларында көнкүрешне оештыру” кебек төрләрдә команда алган урыннарның иң аз суммасы буенча билгеләнәчәк.