Түбән Камада хәйрия акциясе уза

Түбән Каманың аз тәэмин ителгән һәм тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балалары 2 экскурсиядә булачак
(Түбән Кама, 10июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама шәһәре музее һәм “Актай” ат-спорт мәктәбе хезмәткәрләре аз тәэмин ителгән һәм тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балалар өчен хәйрия акциясе оештырган.
Бүген ”Веста” гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү үзәгенең җәйге лагерында ял итә торган 20дән артык малай һәм кызны вакыйгаларга бай булган мәдәни-танып белү программасы көтә. Алар атлар турындагы мәгълүматларын баетачак, хәтта пони һәм ишәкләрдә йөри алачак. Ат-спорт мәктәбе белән танышканнан соң, балалар музейга юнәлер дип көтелә, анда алар 14 күргәзмә залы буенча экскурсия кылачак.