Польшада толерантлык мәсьәләләренә кагылышлы халыкара конференция үтте

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев Польшада узган халыкара конференциядә кырым татарларын Кырымга кайтару проблемаларын яктыртты
(Симферополь, 10 июнь, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Кырымтатар Мәҗлесе рәисе рәисе Мостафа Җәмилев Польшада толерантлык, төрле этнослар һәм диннәрнең янәшә тыныч яшәү проблемалары буенча уздырылган халыкара конференциядә катнашып кайтты. Конференция Варшава шәһәре ратушасында һәм Варшава университетында үткәрелде.
Конференцияне Варшава муниципалитеты, Австрия мәдәният форумы, Румыния мәдәният институты һәм быел Евросоюзда рәислек иткән Словениянең Польшадагы илчелеге оештырган.
Конференциядә катнашучыларга тәбрик сүзе белән Варшава мэры Ханна Гронкевич-Вальц, Соловениянең Польшадагы илчесе Йозеф Дрофеник һәм Евросоюз Комиссиясенең Польшадагы вәкиле Руха Гун чыкты.
Кырымтатар халкының Милли Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев «Кырым татарлары: кан коймыйча Ватанга кайту» дигән темага доклад белән чыкты. Докладыннан соң ул китапханәгә кырым татарлары тарихы һәм аларның бүгенге тормышы турында берничә китап тапшырды. М.Җәмилев шулай ук Польшаның «Радио-1» үзәк дәүләт радиостанциясенә интервью да бирде. Интервьюны кырымтатар теленнән полякчага Польша Фәннәр Академиясенең Философия һәм социология институты аспиранты Куртмолла Абдулганиев тәрҗемә итте. Бүгенге көндә ул «Институтлар, мөмкинлекләр, охшашлыклар: 1991-2003 еллардагы кырымтатар милли хәрәкәте» темасына диссертация яза.