Парламентта – бюджет үтәлеше турында

2007 ел бюджеты үтәлешенә кагылышлы закон проекты бу көннәрдә ТР Дәүләт Советына кертелгән
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Иртәгә ТР Дәүләт Советында 2007 ел өчен бюджет үтәлешенең төп күрсәткечләренә багышланган матбугат очрашуы уза. Парламентның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, 2007 ел бюджеты үтәлешенә кагылышлы закон проекты бу көннәрдә ТР Дәүләт Советына кертелгән.
Моннан тыш, матбугат очрашуы вакытында парламентның Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитеты рәисе Илсур Сафиуллин агымдагы ел бюджеты үтәлеше һәм киләсе – өчъеллык бюджет турында да мәгълүмат бирер дип көтелә.