12 июньдә Чаллыда Россия көненә багышланган митинг уза

Шулай ук Мәңгелек ут янындагы мәйданда хәрби-спорт слетына нәтиҗә ясалачак һәм анда катнашучыларга бүләкләр тапшырылачак
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). 12 июньдә Чаллыда Мәңгелек ут янындагы мәйданда (ГЭС бистәсе) Россия көненә багышланган митинг була.
Митингны оештыручылар арасында “Бердәм Россия” партиясенең Чаллыдагы җирле бүлеге, шәһәр хакимиятенең Яшьләр эшләре идарәсе һәм “ТР РОСТО (ДОСААФ)” оешмасы бар.
Митингка шәһәрдә яшәүчеләр, “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары, депутатлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, яшьләр һәм мәктәп укучылары чакырылган.
Шулай ук Мәңгелек ут янындагы мәйданда 11-12 июнь көннәрендә шәһәрнең хәрби-патриотик клублары курсантлары өчен “Росинка” сәламәтләндерү үзәге базасында узачак хәрби-спорт слетына нәтиҗәләр ясау һәм анда катнашучыларга бүләкләр тапшыру да күздә тотыла, дип хәбәр итә Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.