Мәхәллә тормышын ныклы нигезгә кору өчен, лидерлар мәсьәләсе хәл ителергә тиеш

Мәхәллә тормышын ныклы нигезгә кору өчен, лидерлар мәсьәләсе хәл ителергә тиеш

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләп килүче Дин эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. “Мәхәлләләр: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” темасына багышланган җыенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисов, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары — Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әлбир Крганов, Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөкатдәс Бибарсов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Вәлиулла Ягъкуб һәм комиссия әгъзалары катнашты.

Комиссия утырышын Ринат Закиров ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул әлеге комиссия тарафыннан башкарылган эшләрнең нәтиҗәле, ләкин әле борчыган мәсьәләләрнең җитәрлек булуына басым ясады.

“Дәүләтчелеген югалткан татар халкы дүләтчелеген алыштыра алырдай стурктураларны эзләргә мәҗбүр булган һәм бабаларыбыз моны тапкан да. Авыр шартларда — чукындыру, ассимиляцияләү кебек сәясәтләр барган чакта да, мәхәллә системасы мәгарифне дә, мәдәниятне дә тәэмин итә алган.

Мәхәллә тормышы моңа кадәр күпмедер дәрәҗәдә авылларда сакланып килә алган буласа да, бүген авыл җирлеге дә кыен чор кичерә. Шуңа да, авыл һәм шәһәр мәхәлләләрен торгызу йөзеннән, яңа оешкан җирле үзидарә системасы мөмкинлекләреннән файдалану мәслихәт”, - дип белдерде Ринат Зиннур улы. Ул, күпмилләтле, күп катлы йортларда мәхәллә оештыру эшенең катлаулы булуын, әмма гамәлгә кереп бара торган идарә ширкәтләрдә “кызыл почмаклар” системасын яңадан торгызып, яки башка бүлмәләрне файдаланып, аларны мәхәллә тормышын оештыру максатында, җәмәгатьчелеккә тапшырырга булыр иде дигән фикерен дә әйтеп узды. Шул ук вакытта мәхәллә тормышын оештыруда дини оешмаларның әйдәп баручы орган булырга тиешлегенә дә басым ясады һәм нәкъ менә милли-мәдәни тормыш белән дин үрелеп барган төбәкләрдә эшләрнең нәтиҗәле баруына тукталып, моңа Иваново өлкәсен мисал итеп китерде ул.

“Әгәр дә без мәхәллә тормышын ныклы нигезгә корырга телибез икән, монда, иң беренче чиратта, лидерлар мәсьәләсен хәл итәргә тиешбез. Шул ук вакытта аларның нинди формада булырга тиешлеге, законлаштыру тәртибен җайга салу да өлгергән мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә, - диде ул. — Тагын шунысын да онытмыйк: дин әһелләребезгә, бигрәк тә, яшь имамнарыбызга мәчеттә җыелган сәдакаларга гына яшәргә кыен. Шуңа да, яңача корылган мәхәлләләр, финанс яктан тотрыклы, мөстәкыйль булсалар, мондый мәсьәләләрне дә хәл итә алыр иде”.

Казандагы Россия Ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин исә татар мәхәллә системасы нинди булырга тиеш һәм моның өчен нинди проблемаларны хәл итәргә кирәклегенә тукталды.

Ул, Исламның үзгәртеп кору чорында ирешкән нәтиҗәләре белән белән генә чикләнеп калырга тиеш түгеллеген, аның яңа этапка күчәргә тиешлегенә басым ясады. Дин турында эмоциональ пафоста сөйләшүләр алып барганчы, эшне җитди оештыру кирәклеген алга сөрде. Шулай булмаганда, бу юнәлештә битарафлык дәрәҗәсенә төшү куркынычы барлыгын да билгеләп үтте һәм дини яңарыш проблемасының бөтен җәмгыять проблемасы булуына басым ясады Рәфыйк Мөхәммәтша улы.

Ул шулай ук дини мәгариф системасы һәм аның торышына тукталып үтте. “Россиядә 400дән артык уку йорты барлыгы мәгълүм, ләкин аларның барысы да рәсми теркәлмгән. Дини уку йортларының саны җитәрлек, ләкин бүген Россия мөселманнарының ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә торган мәгариф системасы бар дип әйтә алмыйбыз. Чөнки остазларыбызның күбесе кайда укып кайткан, шул юнәлештә укыта, яки шундагы уку традицияләрен дәвам итә. Әлегә Россия дини мәгариф системасының уйланылган концепциясе, уртак методологик методикасы юк”, - диде галим. Моннан тыш, дин әһелләре, аларның социаль категориясе, белем дәрәҗәләре турында да әйтеп узды.

Чыгышында Р.Мөхәммәтшин нәшрият проблемасы — укыту кулланамалары, сәбәпларның юклыгын да телгә алды. Мәхәллә төзү юнәлешендә, чит илләрдәге мәхәлләләр системасын өйрәнергә кирәклегенә дә басым ясады.

Ваккыфлар системасы турында тарих фәннәре кандидаты Радик Салихов мәгълүмат бирде. ТР Диния нәзарәте рәисе урынбасары Вәлиулла Ягъкуб исә мәхәлләнең татар мәхәлләсе булып формалашырга һәм аның конкрет кешеләрдән — исемлектән торырга, юридик яктан якланган булырга тиешлеген билгеләп үтте.

“Татардагы мәхәллә сүзе — мәчетләребез, алар каршындагы мөтәвәллият химмәте һәм актив катнашкан мөселманнар, җомга гыйбадәтләренә, гомумән, гыйбадәткә йөргән халык диеп таныла. Ләкин Татарстан галимнәренең, мәхәллә ул — дини хаят белән генә яшәү түгел, ә милләт буларак саклану һәм аның икътисадый, иҗтимагый яктан да җитди урын алырлык бер оешма булырга тиеш дигән фикерне куәтләве, безнең төрле төбәкләрдә яшәгән һәм анда мәхәлләләр оештырган халыкларга бераз аңлашылып җитми. Әгәр Татарстанда мәхәллә җирле хакимият дәрәҗәсенә күтәрелә ала икән, ул — бер мәсьәлә”, - диде Равил Гайнетдин. Төрле милләт һәм дин вәкилләре яшәгән Россиядә төбәкләрендә милләттәшләребез гомер иткән җирләрдә милли мәхәлләләр төзү — хата булыр иде. Россия күләмендә ул Ислам динендәге төрле милләт вәкилләрен берләштерүче мәхәллә булып оешса, Татарстан җирлегендә аның татарны милләт буларак, халкыбызның динен, мәдәниятен саклаучы орган буларак оешуы мөмкин, дип белдерде ул журналистлар белән әңгәмәсендә.