^Россия көне уңаеннан РФнең Кыргызстан Республикасындагы илчелегенә узган кабул итүгә Кыргызстанның Татарлар берлеге вәкилләре дә чакырылган иде

^Россия көне уңаеннан РФнең Кыргызстан Республикасындагы илчелегенә узган кабул итүгә Кыргызстанның Татарлар берлеге вәкилләре дә чакырылган иде

(Бишкәк, 10 июнь, «Татар-информ»). 8 июнь көнне Россия Федерациясенең Кыргызстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе резиденциясендә Россия көне уңаеннан кабул итү мәҗлесе үткәрелде. Бирегә республиканың төрле диаспора, шул исәптән Кыргызстан Татарлар берлеге һәм “Туган тел” татар-башкорт үзәге вәкилләре дә чакырылган иде.

Кунакларны булачак бәйрәм белән котлап, РФнең КРдагы илчесе Евгений Шмагин Россия россиялеләр өчен генә түгел, ә барлык Советлар Союзында яшәгән халыклар өчен Ватан булып калуын дәвам итә, бөтен ватандашларын истә тота һәм хәзерге вакытта Россия Федерациясеннән читтә яшәүчеләргә игътибар күрсәтеп тора, дип белдерде.

Кабул итү мәҗлесендә татар диаспорасы исеменнән Кыргызстанның “Бердәмлек” Татарлар берлеге президенты Камил Сираҗетдинов чыгыш ясады. Ул Россия Илчесенә һәм Россия чит илдә яшәүче ватандашлар эшләре хөкүмәт комиссиясенә 4 июньдә Бишкәктә узган Сабантуй бәйрәмен оештыруга булышканы өчен рәхмәт белдерде. Әлеге бәйрәмдә Бишкәктән, кыргызстанның Чуй, Джалал-Абад һәм Иссык-Куль өлкәләреннән меңнән артык татар һәм башка милләт вәкилләре катнашты.

Кабул итү мәҗлесендә татар диаспорасы вәкилләре кунакларны чәк-чәк белән сыйлаган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Кыргызстанның Татарлар берлегеннән.