Милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары конгрессында катнашучылар Алабуга Сабан туенда бәйрәм итә

Милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары конгрессында катнашучылар Алабуга Сабан туенда бәйрәм итә

(Алабуга, 10 июнь, «Татар-информ», Елена Миронова). Бүген Алабуга II Милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары конгрессын кабул итә. Россия төбәкләре матбугаты форумында катнашучылар алабугалылар белән бергә Сабайтуйда бәйрәм итә.

Бәйрәм Алабуга шәһәре ипподромында башланып китте, биредә ат спорты буенча республика ярышлары уза. Алабуганың «Кентавр» ат-спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр парады ачкан бәйгеләре программасында - ат чабышлары һәм узышлары, конкур буенча ярышлар. Җирле малайлар өчен ипподром янында картларда узыш оештырылган.

4 яшькәчә булган юртакларның беренче заезды Сабантуй кунаклары хөрмәтенә үтте. Биредә Нурлаттан килгән туры ат Гомон җиңеп чыкты, ат йөртүчесе – Елена Гришаева.

Ат-спорт ярышлары тәмамлангач, бәйрәм шәһәр мәйданына күчәчәк.