Казанда “Аҗаган - 2006” уеннарының финалы башланды

Казанда “Аҗаган - 2006” уеннарының финалы башланды

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). Бүген Казан югары хәрби командирлар училищесында “Зарница - 2006” хәрби-спорт уеннарының республика финалы ачылды.

Уеннарда барлыгы 80 мең Татарстан укучысы катнашты. Сайлау алу турларыннан соң финалга урта һәм өлкән сыйныфлардан 200 укучы чыккан.

Балаларны “Аҗаган”да катнашу белән котларга республика җитәкчелеге вәкилләре – ТР мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов, ТР яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев, ТР хәрби комиссары урынбасары полковник Дмитрий Гурылев, Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов, Әфганстан сугышы ветераны, Чернобыль авариясен юкка чыгаруда катнашкан шагыйрь Николай Липатов килде.

Укучыларга мөрәҗәгать итеп, Рәис Шәйхелисламов аны, министр буларак, аларның укуда, спортта булган уңышлары, шулай ук хәрби-патриотик бурычка мөнәсәбәтләре шатландыра дип белдерде. “Сез үзегезне Ватанны сакларга әзерлисез. Сезнең киләчәктә кем булуыгыз мөһим түгел – хәрби хезмәткәрләр буласызмы әллә гражданлык һөнәре сайлыйсызмы. Иң мөһиме, сез үзегезне инде хәзер үк патриотлар итеп хис итәсез”, - дип билгеләп узды министр.

Уенда катнашучыларга бүген һәм иртәгә төзелеш, физик, медицина әзерлеге, Россия Кораллы көчләре тарихын белүне күрсәтергә тиеш. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 11 июнь көнне Казан югары хәрби командирлар училищесы территориясендә булачак.

Республика “Аҗаган”ында җиңүче 2006 елның 27 июленән 2 августына кадәр Казанда узачак “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-патриотик уены финалында катнашачак. Биредә илнең 40 төбәгеннән командалар килүе көтелә. Әлеге Бөтенроссия финалының нәтиҗәләрен бәяләр һчен Казанга Россия Оборона министры Игорь Иванов килер дип ниятләнә.