^Казакълар татарларны бергәлеккә чакыра

^Казакълар татарларны бергәлеккә чакыра

(Санкт-Петербург, 10 июнь, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербургта яшәүче казакъ милли җәмгыяте (координаторы Абайемши) вәкилләре төньяк башкаладагы Татар Милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчелегенә (рәисе Рәис Яркәев) чакыру белән мөрәҗәгать итте.

Казакъ дуслар татарларны бергә милли-мәдәни чаралар оештырырга чакыра. Бу программа нигезендә 12 июнь көнне дусларча футбол матчы үтәчәк.

Ай азагына Петербург Хөкүмәте каршындагы Дин эшләре буенча комитет һәм төньяк-көнчыгыш төбәк мөселманнарының дини идарәсе ярдәмендә конференция оештыру каралган. Аның максаты — Исламның татар һәм казакъ җәмгыятьләре тормышында тоткан роле турында фикер алышу. Петербургның Дин тарихы музее ярдәмендә хәзерге заман шартларында ислам турында объектив мәгълүмат тарату.

Дин темасына багышланган конференциядә катнашучылардан һәркем “азат микрофон”да үз фикерен әйтә алачак. Бу чараны “Милләтләр йорты”нда оештыру планлаштырыла.

Казакълар татарның бөтенхалык тантанасына әйләнгән Петербург Сабантуенда да актив катнашачак һәм үз программалары белән чыгыш ясаячак.

Киләчәктә ил күләмендәге һәм мөселманнар тормышындагы күркәм һәм истәлекле тантаналарны бергә билгеләү дә күз уңында тотыла.