Александр Гамов журналистларга хакимият коридорларында нәрсә яравы һәм нәрсә ярамавы турында сөйләде

Александр Гамов журналистларга хакимият коридорларында нәрсә яравы һәм нәрсә ярамавы турында сөйләде

(Алабуга, 10 июнь, «Татар-информ», Елена Миронова). Кичә “Федор Шаляпин” теплоходында уза торган II Милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары конгрессы кысаларында журналистлык осталыгы буенча “Журналистика хакимият коридорларында (язылган һәм язылмаган кагыйдәләр, хаталар)” исемле мастер-класс узды. Аны «Комсомольская правда» газетасының сәясәт бүлеге мөхәррире урынбасары Александр Гамов алып барды.

Мәскәү журналисты хезмәттәшләре белән очрашуны сорауларга җавап рәвешендә оештырды, хөкүмәт структурасында эш, федераль хакимият органнары хакимият белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашты. Рәсми хәбәрләрне яктыртучы журналист очрата торган кыенлыкларга мисал китерде, шулай ук “Комсомольская правда“ газетасы эш принциплары турында җентекләп сөйләде.