Казанда Россиянең дини сәясәтенә багышланган диссертация якланды

Казанда Россиянең дини сәясәтенә багышланган диссертация якланды

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Кичә Казан дәүләт университетында Фәйзелхак Ислаев «Россия дәүләтенең дини сәясәте һәм аның Идел-Урал төбәгендә гамәлгә ашырылуы (XVIII гасыр)» дигән темага үзенең докторлык диссертациясен яклады. Тарих фәннәре докторы булачак автор бүгенге көндә Мәгарифне үстерү институтында (ИПКРО) эшли.

Диссертациянең фәнни консультанты тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров булган. Ә оппонентлары — Йошкар-Ола галиме, тарих фәннәре докторы Ананий Иванов, шулай ук фән докторлары Искәндәр Гыйлаҗев һәм Дамир Исхаков. Диссертация белән КДУның Н.И.Лобачевский исемендәге китапханәдә танышырга мөмкин.

Фәнни хезмәттә 1701-1740нчы елларда дини сәясәтнең башка диннәргә карата ничек алып барылуы, 1741—1755нче еллардагы башка халыкларны христианлаштыру, рухи көчләүгә каршы каршылык хәрәкәте һәм XVIII гасырның икенче яртысындагы Россия дәүләтенең дини сәясәте яктыртыла. Ф.Ислаев шулай ук дини сәясәт темасына язылган әдәбиятны һәм чыганакларны да тикшереп уза. Мәгълүм булганча, авторның күптән түгел 1755нче елдагы Батырша восстаниесенә багышланган китабы да басылып чыккан иде.