news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңү көнендә Түбән Камада егермедән артык интерактив мәйданчык эшләде

«Түбән Кама Нефтехим»ның «Нефтехимик» эзләнү отряды кыр кухнясын һәм артефактлар куелган күргәзмә тәкъдим итте.

Җиңү көнендә Түбән Камада егермедән артык интерактив мәйданчык эшләде
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Быел Түбән Камада 9 Май бәйрәме программасын Лемаев мәйданында интерактив-тематик платформалар ачып җибәрде. Биредә төрле предприятие, оешма, идарә, эзләнү отряды вәкилләре Җиңү көненә багышлап, ике дистәдән артык интерактив мәйданчык әзерләгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Түбән Кама Нефтехим»ның «Нефтехимик» эзләнү отряды кыр кухнясын һәм артефактлар куелган күргәзмә тәкъдим итте. Шин комплексы хезмәткәрләре үз мәйданчыкларында Бөек Ватан сугышы темасына фотозона әзерләгән. «Стая» клубы бәйрәм кунакларына төрле корал төрләре турында сөйли.

Муниципаль учреждениеләр — балалар бакчалары, мәктәпләр, яшүсмерләр клублары, китапханәләр, спорт мәктәпләре шулай ук тематик фотозоналар оештырган, балалар өчен аерым остаханәләр эшләде. Биредә, мисалга, ветераннар өчен котлау открыткасы, төрле магнитлар, кул эшләнмәләре ясарга өйрәнеп була иде.

«Бу бәйрәмне күптән көттек. Узган ел пандемия аркасында барысы да онлайн булды бит. Ә быел бөтен шәһәребез белән яз көненә һәм Җиңү бәйрәменә шатланабыз», — ди бәйрәм кунагы Лилия.

Биредә «Георгий тасмасы» акциясе дә уза, волонтерлар символның тарихы турында сөйлиләр һәм аны ничек дөрес бәйләргә кирәклеген өйрәттеләр.

Сәгать 11дән ачык микрофон эшли башлады, анда җирле шагыйрьләр, артистлар, сәнгать мәктәбе укучылары сугыш турында шигырьләр сөйләде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100