news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районы башлыгы агитбригада белән Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады

Алабугада «Йөрәктән йөрәккә» акциясе уза.

Алабуга районы башлыгы агитбригада белән Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 10 май, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Бөек Ватан сугышы ветераннары Рәхмәтуллин Нуретдин һәм Горбунованы Лидияне концерт бригадасы белән котлады.

Бәйрәмчә бизәлгән автомобильләр ветераннарның яшәү урыннарына килде. Фронт бригадалары ветераннарны сугыш еллары җырлары белән сөендерделәр. 

Нуретдин Рәхмәтуллинның оныгы бабасын дулкынландыргыч шигырь белән котлады. 

Агитбригада Алабуга һәм район авылларында яшәүче ветераннарны Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлады. Алар белән бергә ветераннарны җитәкчеләр һәм депутатлар да хөрмәтләделәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100