420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда Җиңү көне уңаеннан автоинспекторлар машина йөртүчеләргә Георгий тасмалары таратты. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.
9 майда юл-патруль хезмәте инспекторлары республиканың барлык районнары юлларында машина йөртүчеләргә Георгий тасмалары һәм халкыбызның батырлыгын истә тоту һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү өндәмәсе белән автомобиль наклейкалары таратты.
Алдарак «Татар-информ» Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына видеоформатта бәйрәм концерты әзерләгәнен хәбәр иткән иде.