Энгель Фәттахов: Сентябрь аенда Җиңү бәйрәмен зурлап үткәрербез

Бүген Актанышта үзенчәлекле шартларда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Актаныш муниципаль районында Җиңү көнен зурлап бәйрәм итү сентябрь аена планлаштырыла. Бу хакта район башлыгы Энгель Фәттахов үзенең бәйрәм сәламләвендә хәбәр итте, дип яза Актаныш районы матбугат хезмәте.

Бүген Актанышта үзенчәлекле шартларда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды. Җиңү паркы мәйданында Энгель Фәттахов Мәңгелек ут һәйкәле янына чәчәкләр салды.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлегендә дә бүген истәлекле вакыйга булды. Милиция подполковнигы, район милиция бүлеген 15 ел җитәкләгән Муллаян Газизов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Чарада район башлыгы да катнашты.

Чишмә һәм Меңнәр авылларында да Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан батырлар истәлегенә төзелгән хәтер мемориал-һәйкәлләренә чәчкәләр салынды.