Әлмәттә төрле төбәкләрдән килгән табиблар эшли

Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар хастаханәсенә 5 табиб эшкә урнаштырылган.

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). Әлмәт муниципаль районында төрле белгечлектәге табибларны җәлеп итү буенча максатчан эш дәвам итә. Бу турыда Әлмәт муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүгенге көндә Бурятия Республикасыннан, Ханты-Манси — Югра автономияле округыннаннан, Азнакай һәм Кукмара районнарыннан, Яр Чаллыдан Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар хастаханәсенә 5 табиб эшкә урнаштырылган.