Чирмешән районы башлыгы Түбән Чегодай авылындагы авыр хәлле гаиләгә бүләк ясаган

Шерстневлар "Безнең Чирмешән" басмасын алдагы ярты еллыкта да укый алачак.
(Казан, 10 май, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Чирмешәннең Түбән Чегодайда яшәүче, авыр тормыш хәлендәге күп балалы Юлия Шерстнева гаиләсе елның икенче яртысында да район газетасын укыячак. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Аңа район башлыгы Фердинат Дәүләтшин үз исеменнән шундый бүләк ясады.
 
Ярдәмгә мохтаҗ Гөлия Гамированы, ул Әмирдә яши, “Безнең Чирмешән”гә район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов яздырды, яңалыклар белән даими танышып бару мөмкинлеге тудырды.
 
“Энерготехсервис” җитәкчесе Илдар Нуруллин исә Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Мөхәммәтшинны, гомумән, инде берничә ел шулай сөендерә, быел да, алдагы ярты елга, Бөек Җиңү көне алдыннан хөрмәтле авылдашына подписка карточкасы тутырды.
 
Калган вакытта да, Лашманда яшәүче Габдулла бабайның хәлен белеп, булышып, бүләкләр китереп торалар.