Актанышның Җиңү паркында һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар

Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

(Актаныш, 10 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта Җиңүнең 74 еллыгын күркәм гадәт буенча тантаналы төстә бәйрәм иттеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тик, кызганыч, әлеге истәлекле көннең төп геройлары - Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы елдан-ел сирәгәя. Актанышта бүгенге Җиңү көнен нибары Бөек Ватан сугышында катнашкан 15 ветеран каршы алды.

Район җитәкчелеге, ветераннар, район үзәгенең барлык оешма һәм предприятиеләре, шулай ук укучылар һәм укытучылар коллективлары илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондашлар истәлегенә Җиңү паркында һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар. Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.