10 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Миңнеханов Нурлат, Алексеевск, Аксубай районында чәчү барышы белән танышты, Ришат Төхвәтуллин татар моңыннан баш тартсак, хыянәтче булабыз дип саный.

Иртәгә Татарстанда 32 градус җылы булачак / Республикада явым-төшемнәр көтелми.

Ришат Төхвәтуллин: Татар моңыннан баш тартсак, хыянәтче булачакбыз / Артист фикеренчә, татар халык җырларын башкару - татар җырчысының милләт каршындагы бурычы.

Белгечләр эссе һава торышы булганда сәламәтлекне саклау өчен киңәшләр бирде / Илнең кайбер төбәкләрендә аномаль эссе һава торышы урнашты.

Татарстан Президенты Аксубай районында терлекчелек потенциалы зур дип саный / Рөстәм Миңнеханов районда сәламәтлек саклау мәсьәләләренә дә зур игътибар бирергә кушты.

Казанда Россия спортчылары суга сикерү буенча өченче урын яулады / Екатерина Беляева һәм Юлия Тимошина дуэты 10 метр биеклектән синхрон сикерүдә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районында терлекчелекне үстерергә йөкләмә бирде / Алексеевск районында язгы чәчүне 11 майга төгәлләргә җыеналар.

Диана Сәфәрова: Кайберәүләр “Анна Каренина” спектаклен карамыйча да тәнкыйтьли / Казандагы беренче иммерсив шоуның баш режиссеры театр яратучыларны спектакльне карарга һәм соңыннан гына аңа бәя бирергә чакырды.

Рөстәм Миңнеханов Нурлат районында җирле бизнеска актив ярдәм итәргә кушты / Нурлат аграрийлары һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашу “Цветуния” теплица хуҗалыгында булды.

Айрат Зарипов Татарстан гаиләләренә ярдәм программалары әзерләргә тәкъдим итте / Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе “Бердәм Россия”нең алдан тавыш бирү дебатларында катнашты.