Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәме 7 мең тапкырдан артык чакыруга барган

33 чакыру юл-транспорт һәлакәте урыныннан булган, аларда 32 кеше зыян күргән.

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). 1- 7 майда Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7370 чакыру үтәгән. Шул ук вакытта җәмәгать урыннарына табиблар 1139 тапкыр килгән.

Иң күп чакырулар саны төрле авырулар буенча теркәлгән – барлыгы 5802. Көчле миокард инфарктлар сәбәпле табиблар 38 тапкыр чакыртылган, ә баш мие кан әйләнешенең бозылуы белән 193 мөрәҗәгать булган. 94 тапкыр медиклар бала табучы хатын-кызлар янына килгән.

Шулай ук шәһәрдә 955 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 33 чакыру юл-транспорт һәлакәте урыныннан булган, аларда 32 кеше зыян күргән, ә 19 кеше дәвалау оешмаларына китерелгән, фаҗига сәбәпле 1 кеше һәлак булган.

Янгын чыгу сәбәпле табибларны 21 тапкыр чакыртканнар, аларда 1 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Казанның рәсми порталы, шәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме станциясе мәгълүматына сылтама ясап.