"Үлемсез полк" акциясендә 107 меңнән артык татарстанлы катнашкан

Казанда акциягә 45 мең чамасы кеше кушылган

 (Казан, 10 май, «Татар-информ»). Татарстанда 9 майда узган "Үлемсез полк" акциясендә 107 меңнән артык татарстанлы катнашкан. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Искәртеп үтик, Казанда акциягә 45 мең чамасы кеше кушылды. Тантаналы йөреш шигъри митинг һәм 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.