Баулы ветераннары яңа фатирлы булды

Фатир ачкычлары 9 май — Җиңү көне уңаеннан уздырылган митинг барышында тапшырылган

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Баулының ике сугыш ветеранына күптән көтелгән фатирлар бирелгән. Бөек Ватан сугышында катнашкан Камилә Галимуллина һәм сугышта һәлак булган ветеранның тол хатыны Мөбәширә Исәмәтовага фатир ачкычлары 9 май — Җиңү көне уңаеннан уздырылган митинг барышында тапшырылды, дип хәбәр итә Баулы районының матбугат хезмәте.

Өй туйлары белән ветераннарны Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин котлаган. Яңа фатир хуҗалары бүләктән бик канәгать калган.