Санкт - Петербургта Җиңү бәйрәме

Ветераннар колоннасы Восстания мәйданыннан Эрмитажга кадәр үтте

(Санкт - Петербург, 10 май, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Бөек Җиңүнең 66 еллыгын төньяк башкала бәйрәмчә матур бизәлеп каршы алды.
Тантанада катнашырга теләүчеләр иртүк Восстания мәйданына җыелды. Күкрәкләренә махсус тасма таккан ветераннар, яугирләр, шәһәр халкы катнашкан колонна Сарай мәйданына юл алды. Иң алда җилфердәгән Җиңү байрагы артыннан Ленинград, Карельск, Балтыйк алды һәм Волхов фронтлары штандартларын күтәргән яугирләр килде. Нева урамы буйлап барган колоннада Санкт - Петербург губернаторы Валентина Матвиенко, Көнбатыш хәрби округы яугирләре командующие генерал-полковникАркадий Бахин, Петербург хакимияте әгъзалары һәм депутатлар үтте. Шәһәрнең иң күркәм урамы ике ягына халык тезелгән иде. Яше - карты ветераннарга ихтирам йөзеннән кулындагы чәчкә гөлләмәләрен аларның аяк астына ыргытты, рәхмәт сүзләре кычкырды. Санкт - Петербургның төп Сарай мәйданында ветераннар хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырылды. Петропавловск ныгытмасы стенасы буенда Җиңү Көне уңаеннан төнге сәгать унда салют бирелде.