“Мегафон” республикада яшәүчеләрне Җиңү көне белән котлады

Җиңү көнендә оператор "Звонок фронтовому другу" акциясен башлады

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). “МегаФон” татарстанлыларны Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлады.
Бәйрәм алдыннан оператор "Звонок фронтовому другу" акциясен башлады. Ветераннарга Казан һәм Чаллы сугыш ветераннары госпитальләрендә, шулай ук Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә урнашкан мобиль пунктларыннан дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүче хәрби дусларына, туганнарына бушлай шалтырату мөмкинлеге бирелде. Соңгысында Татарстан Республикасы халык артисты Илсур Сафин концерты узды, анда “Мегафон” компаниясе чакыруы буенча 100дән артык ветеран килгән иде.
 9 майда акция дәвам итте: “Мегафон” ветераннарга Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Яшел Үзән халык ял итү урыннарындагы мобиль пунктлардан хәрби дусларына шалтырату мөмкинлеге бирде. 115 хәрби хәрәкәт герое һәм тыл хезмәтчәне дөньяның төрле почмагында яшәүче туганнарына һәм дусларына шалтырату өчен “Мегафон” бүләген файдаланды.
Моннан тыш, Бөек Җиңүнең 66 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, “Мегафон” хезмәткәрләре тарихи һәйкәлләрне торгызуда катнашу өчен Свияжски утрау-шәһәрчегенә барды. Утрауның берничә участогында территорияне төзекләндерү эшләре алып барылды, ә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлнең тулысынча төзекләндерү биредә яшәүчеләрә өчен чын бүләк булды. Геройлар фамилияләренең тулы исемлеген булдыру буенча музей һәм мәктәп хезмәткәрләре белән бергә зур эш башкарылды. Бәйрәм көнендә төзекләндерелгән һәйкәл һәркем өчен ачык иде.
“Безнең ил тарихында 1945 елда ирешелгән Җиңү кебек әһәмияткә ия һәм зур вакыйганы табу кыен, - диде “Мегафон” компаниясенең Татарстандагы директоры Игорь Азуров. –“Мегафон” компаниясе традиция буенча ветераннарга хөрмәт күрсәтә, чөнки киләчәкне үткәннәр истәлегеннән башка күзаллап булмый”.