Казанда “Тормышның заманча стандартлары” дигән темага семинар узачак

Чара “Сәламәт яшәү рәвеше” корпоратив программасы кысаларында оештырыла

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). 12 майда Казан дәүләт медицина академиясендә “Тормышның заманча стандартлары” дигән темага семинар узачак. Чара “Сәламәт яшәү рәвеше” корпоратив программасы кысаларында оештырыла.
Семинарны академия ректоры К.Зыятдинов ачып җибәрәчәк. Дәвалау-оештыру эшләре һәм үсеш буенча проректор Г.Сабирҗанова 31 майда билгеләп үтеләчәк Тәмәкедән баш тарту көне уңаеннан мәгълүмат җиткерәчәк. Семинарда бизгәкне, талпан энцефалитен профилактикалау, атмосфера һавасы пычрануның кеше сәламәтлегенә йогынтысы, эчә торган суның сыйфаты белән бәйле актуаль мәсьәләләр күтәреләчәк, дип хәбәр итәләр медицина академиясеннән.