news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан рестораторлары ассоциациясе май аенда җәйге верандаларны ачарга планлаштыра

Рестораннарның верандаларын иртәнгә кадәр эшләтү планлаштырыла.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда майда рестораннарның җәйге верандаларын ачу планлаштырыла. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстан рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова сөйләде.

«Мин күмәк вакцинация нәтиҗә бирер һәм майда эшли алырбыз дип өметләнәм. Без верандаларны ачарга телибез. Әгәр хәзер залларда чикләүләрне бетерергә ярамый дигән сүз алып барабыз икән, без верандаларда эш вакытын озайтырга рөхсәт итүләрен телибез», — диде Шәрәфетдинова.

Хәзерге вакытта Татарстанда җәмәгать туклануы эше өчен вакыт буенча чикләүләр гамәлдә — күңел ачу урыннары төнге 12 сәгатькә кадәр генә эшли ала.

Галина Шәрәфетдинова сүзләренчә, мондый чикләүләр рестораннарның җәйге верандалар эшенә комачауламый.

Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та «Татар-информ» каналында карап була.

Телевизион версияне «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100