Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада ачылачак яңа сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе дә булачак
Шәһәрнең зур сәүдә үзәкләрендә һәм бюджет учреждениеләрендә намаз уку бүлмәләре ачу, ислам бизнесын алга җибәрүдә ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Рамус Молл» сәүдә-күңел ачу комплексында намаз уку бүлмәсе ачылачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Без аны агымдагы елның августында ачарга планлаштырабыз. Ул комплексның бишенче катында урнашачак», — диде Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Түбән Кама вәкиллеге җитәкчесе Фәрит Кәримов Түбән Кама эшмәкәрләре белән очрашуда.
Билгеле булганча, Түбән Камада әлеге вәкиллек 27 мартта ачылды. Фәрит Кәримов эшкуарларга ассоциациянең эше һәм бурычлары турында сөйләде, агымдагы елга планнар белән уртаклашты. Бу — шәһәрнең зур сәүдә үзәкләрендә һәм бюджет учреждениеләрендә намаз уку бүлмәләре ачу, ислам бизнесын алга җибәрүдә ярдәм күрсәтү һәм исламны өйрәнү буенча белем бирү түгәрәкләре булдыру.
Ассоциациягә керергә теләгән түбәнкамалылар эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Адрес: Мәктәп бульвары, 2а. Кабул итү пәнҗешәмбе 10.00 — 15.00 сәгатьләрдә алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз