news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүне тикшерүне көчәйттеләр

Полиция хезмәткәрләре җәяүлеләрдә һәм машина йөртүчеләрдә үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдән чыгуны рөхсәт итә торган белешмәләр һәм электрон пропусклар булуны тикшергән.

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүне тикшерүне көчәйттеләр
Гульнара Аухадеева

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча үз-үзен изоляцияләү режимын үтәүне тикшерүне көчәйттеләр.

Бүген Казанда тәртип сакчылары җәяүлеләрдә һәм машина йөртүчеләрдә үз-үзен изоляцияләү чорында өйдән чыгуны рөхсәт итә торган белешмәләр һәм электрон пропусклар булуны тикшергән.

Бүгенге көндә «Кольцо» сәүдә үзәге янында Петербург урамында тәртип саклаучы Патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре сөйләгәнчә, алар көненә 50-70 кешене тикшерә. Тәртип сакчылары сүзләренчә, урамнарда тәртип бозучылар юк диярлек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100