news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ШАЯН ТВ» каналының инстаграм сәхифәсендә көн саен туры эфирлар оештырыла

Бүген театр артисты Резедә Сәлахова белән онлайн-очрашу була.

«ШАЯН ТВ» каналының инстаграм сәхифәсендә көн саен туры эфирлар оештырыла
Александр Эшкинин

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). «ШАЯН ТВ» каналының инстаграм сәхифәсендә көн саен туры эфирлар оештырыла. Аны «Кичке әкиятләр» тапшыруын алып баручы Ләйлә башлаган. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

«ШАЯН»лылар инде педагог-психолог, «Татарча психология» аккаунты авторы Алсу Фролова-Талибуллина, 1нче номерлы балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Илдус Лотфуллин, Россия күләмендәге күп проектлар катнашучысы, нәни йолдыз Арслан һәм аның әнисе актриса Гүзәл Сибгатуллина белән эфирлар уздырды.

9 апрель көнне Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән узган туры эфирда җырчы тамашачыларга изге теләкләрен җиткерде. Өйдә үткәргән һәр мизгелдән тәм табарга, якыннарыбызның кадерен белергә чакырды. Шулай ук «ШАЯН ТВ» каналына да үз теләкләрен җиткерде.

«Менә телебез белән килеп чыккан күңелсез хәлләр вакытында шундый татар балалар каналы ачу — бик зур эш, күп көч таләп итә. Балаларыбыз өчен бу — зур бүләк. Минем улларым да яратып карый, мин дә алар белән караштырам. Нәни дусларыгыз артсын гына! Яңадан-яңа тапшырулар, мультфильмнар эшләгез! Талантлы балаларны үстерү өчен иҗат мәйданы булып торсын, „ШАЯН ТВ“. Уңышлар сезгә!», - диде ул.

Балалар каналы исә, әти-әниләр өчен дә, балалар өчен дә файдалы эфирларын дәвам итә. Бүген алар сезне танылган театр артисты Резедә Сәлахова белән онлайн-очрашуга чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100