news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле: Икътисадтагы кыенлыклар «Безнең ишегалды» программасын туктатмаячак

Татарстанда ишегалларын төзекләндерү эшләрен 2024 елга кадәр башкару планлаштырыла.

Казан Кремле: Икътисадтагы кыенлыклар «Безнең ишегалды» программасын туктатмаячак

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы таралу куркынычы аркасында кайбер оешмаларның эшен туктатып торуы ишегалларын төзекләндерү буенча республика программасын гамәлгә ашыруга комачауламаячак, үзгәрешләр программаның срокларына гына кагылачак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. 

«Безнең ишегалды» программасы тулы күләмдә гамәлгә ашырылачак. Программа кысаларында 2014 елдан алданрак төзелгән күпфатирлы йортларның барлык ишегаллары да төзекләндереләчәк, аларда моңа кадәр республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы программалары буенча ремонт үткәрелмәгән», — диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, ишегаллары саны һәм эш элеккечә калачак, үзгәрешләр билгеләнгән планнарны башкару срокларына гына кагылачак. «Төзекләндерү эшләре 2024 елга кадәр озайтылачак. Программа срокларын 3 елдан 5 елга кадәр озайту турындагы карар бөтен ил икътисадындагы билгесез хәл белән аңлатыла. Программаны гамәлгә ашыру графигы буенча яңадан бүленәчәк — 2020 елга төзекләндерү планлаштырылган ишегалларының бер өлеше киләсе елга күчәчәк», — диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча киң колачлы программаны тәкъдим итте. «Безнең ишегалды» программасы буенча юл, тротуар һәм урам яктырткычларны ремонтлау, эскәмияләр, чүп савытлары һәм балалар мәйданчыклары урнаштыру планлаштырыла. Башлангыч эшләрне өч ел эчендә башкарырга планлаштырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100