news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ИлСаф: Иң мөһиме — тынычлык, өйдә иминлек булса иде

Җырчы «Туй җыры» дигән җырны башкарыр алдыннан хәзерге вакытта онлайн туйлар үткәрүләре хакында да әйтеп үтте.

ИлСаф: Иң мөһиме — тынычлык, өйдә иминлек булса иде
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык артисты ИлСаф изоляциядә утырганда өй эшләре белән шөгыльләнүен, шашынуга бирелмәвен һәм кирәк булган очракта гына урамга чыгып керүен әйтте. Бу хакта ул #айдадомой онлайн-концертлар марафонында сөйләде.

«Хәзер уңайсызрак вакыт, күбегез өйләрендә утырадыр. Иң мөһиме — тынычлык, өйдә иминлек булса иде. Йөзләрегездән елмаю бетмәсен, шушы афәттән соң бергәләп күрешергә насыйп булсын. Алла боерса, Сабантуйларга, концертларга әзерләнербез. Ул вакытка коронавирус бетәр дип өметләнәм. Киләсе сезонга яңа программа эшләргә кирәк булыр», — диде җырчы.

Җырчы «Туй җыры» дигән җырны башкарыр алдыннан хәзерге вакытта онлайн туйлар үткәрүләре хакында да әйтеп үтте. «Бик очсыз килеп чыга, бүләкләрне дә онлайн җибәрәләрдер инде, анысы рөхсәт ителә. Бу зәхмәт үтәр, туйларны да гадәттәгечә үткәрербез», — диде ИлСаф, һәм шагыйрь Роберт Миңнуллинның композитор Оскар Усманов музыкасына язылган җырын башкарды.

«Ничек кенә каты яңгырамасын, тамашачы, аларның энергиясеннән, иҗаттан илһам алам», — диде ИлСаф. Ул кешеләр белән онлайн булса да аралашып алу үзе бер бүләк булуын билгеләп үтте. Шулай ук концертта иҗат дәверендә җырчы белән егерме биш ел бергә эшләгән баянчысы, Татарстанның атказанган артисты Рәкыйп Шәфигуллин, халыкара конкурслар лауреаты Динә Закирова һәм җырчы Айсылу Габдинова катнашты.

«Без, иҗатчылар, сезне — тамашачыларны бик сагындык. Зинһар, үз-үзегезне саклагыз, өйдә утырыгыз, без сезне бик яратабыз, чын күңелдән йөрәк түрләреннән чыккан моңнарыбызны сезгә бүләк итәбез», — дигән теләкләрен ирештерде скрипкачы Динә Закирова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100