news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда яшәүчеләр ишегалларын төзекләндерү проектлары буенча онлайн фикер алыша

10 апрельгә барлык муниципалитетлардагы ишегаллары схемасы куелачак.

Азнакайда яшәүчеләр ишегалларын төзекләндерү проектлары буенча онлайн фикер алыша
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 10 апрель, «Татар-информ», «Маяк», Резеда Шәрипова). Азнакайда яшәүчеләр ишегалларын төзекләндерү проектлары буенча онлайн фикер алышачак. Проект-схемалар буенча халыкның комментарийлары 12 апрельгә кадәр кабул ителә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Былтыр республикабызда «Безнең ишегалды» программасы старт алган иде. Аның буенча шәһәр ишегалларында халык белән очрашулар һәм үзләре яшәгән ишек алларын төзекләндерү буенча фикер алышулар узды.

Программага 2014 елга кадәр төзелгән һәм Татарстан Транспорт һәм юл министрлыгы программасы буенча ремонт үткәрелмәгән йортларның ишек аллары керә.

Татарстанда бу проектлар буенча онлайн фикер алышулар башланды. Беренче проект-схемалар dvor.tatar сайтында басылып чыкты. Кешеләр анда үз фикерләрен белдерә ала. Изоляцияләнү шартларында тәкъдимнәр әлеге порталда һәм 8 800 27 5 2020 кайнар линия телефоны буенча кабул ителә.

10 апрельгә барлык муниципалитетлардагы ишегаллары схемасы куелачак. Азнакайлылар да анда үз ишегаллары буенча фикер-тәкъдимнәрен җиткерә ала. Бу схемаларны йортлар буенча җаваплы кешеләр расланган иде. Аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын өчен бөтен халыкның да фикерен белү мөһим.

План-схема буенча халыкның комментарийлары 12 апрельгә кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100