Синоптиклар иртәгә 13 градуска кадәр җылы булачагын фаразлый

Татарстанның төньяк районнарында 11 апрельдә яңгыр явуы ихтимал.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Татарстанда, 11 апрельдә алмашынучан болытлы һава сакланачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез төньяк районнарда яңгыр булуы ихтимал.

Татарстанда һава температурасы төнлә -0..+2, көнчыгыш районнарда -5 градуска кадәр булыр дип көтелә. Көндез һаваның максималь температурасы +8..+13 градус булачак.

Казанда төнлә һәм көндез алмашынучан болытлы һава, көндез урыны белән яңгыр, көньяк-көнбатыштан уртача җил исүе көтелә. Минималь һава температурасы төнлә – 0..+2, көндез +10..+12 градуска җитәргә мөмкин, дип фаразлый синоптиклар.