Шәхси мәгълүмат эшкәртү реестрында теркәлмәгән оператор хат җибәрергә тиеш – Роскомнадзор

Роскомнадзор Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторларга кагылышлы кисәтү таратты.
(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (Роскомнадзор) Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторларга кагылышлы кисәтү тарата.«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль канун нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар Татарстан Республикасы буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш, ә инде 2015 елның 1 сентябреннән, “Россия Федерациясенең информацион-телекоммуникация челтәрләрендә шәхси мәгълүматларны эшкәртү тәртибенең төгәллеген тикшерү өлкәсендә кайбер канун чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы” 242-ФЗ санлы Федераль канунның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе нигезендә, өстәмә рәвештә, Россия Федерациясе гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урынны күрсәтергә кирәк булачак. (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының үзгәртелүе (гадиләштерелүе) турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторларга 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе таләбе буенча, 2015 елның 1 сентябреннән, Россия Федерациясе гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урын хакында мәглүмати хат юлларга кирәк булачак.Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ hәм http://pd.rkn.gov.ru/ сайтларында.