РФ Генераль прокуратурасы Казан прокуроры Рәфкать Уразбаевны вазыйфасыннан азат итте

Ул прокуратура органнарыннан үз теләге белән киткән

  (Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Казан прокуроры Рәфкать Уразбаев, лаеклы ялга чыгу сәбәпле, прокуратура органнарыннан үз теләге белән киткән. Бу хактагы боерык Россия Федерациясе генераль прокуроры вазыйфаларын башкаручы тарафыннан имзаланган, дип хәбәр итә бүген ТР прокуратурасы.

Уразбаев Казан прокуроры вазыйфасын 2013 елның ноябреннән били иде.