“Кадрлар резервы” проектының Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралары 11 меңләп кешене колачлаган

Проектта катнашучылар республикада барлыгы 133 социаль акция тормышка ашырган

 (Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Татарстанда “Кадрлар резервы” проекты катнашучылары, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, февраль-март айларында барлыгы 133 социаль акция үткәргән. Аларда 11 меңләп кеше катнашкан. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә әлеге проектның башкарма директоры Илдар Хөҗҗәтов хәбәр итте. Очрашуда ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Станислав Каракулов, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасы рәисе Тимур Камалетдинов, ТР Студент хезмәт отрядлары штабы җитәкчесе Ринат Садыйков катнашты.

Илдар Хөҗҗәтов сүзләренә караганда, тормышка ашырылган 133 акциянең 49ы республика мәктәпләрендә, 31е яшүсмерләр клубында, 28е югары уку йортларында, 13е шәһәр урамнарында, 8е Универсиада авылында һәм 3се “Мир” кинотеатрында уздырылган. 88 акция Казанда, тагын 45е Татарстанның башка муниципаль берәмлекләрендә үткәрелгән. “Әлеге чаралар кысаларында ветераннар белән очрашулар, кино күрсәтүләр, викториналар, студентлар һәм укучылар өчен төрле темага багышланган остаханәләр, флэш-моблар, квест-уеннар оештырылды”, – дип сөйләде “Кадрлар резервы” проекты башкарма директоры. Мәсәлән, “Солдат исеме” дип аталган квест-уен Казанның Бауман һәм Петербург урамнарында уздырылган. Аның кысаларында катнашучылар уенның биремнәрен үтәп, Бөек Ватан сугышы каһарманнары исемнәрен атарга тиеш булган. Квест җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырылган. “Иң мөһиме: без әлеге чараларда катнашкан 11 мең кешегә 2015 елның иң төп һәм иң әһәмиятле бәйрәме якынлашуы турында җиткерә алдык”, – диде Илдар Хөҗҗәтов.

Станислав Каракулов билгеләп узганча, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чаралар оештыру турындагы мөрәҗәгать белән чыккач, республиканың бик күп яшьләр иҗтимагый оешмалары үз проектларын, акцияләрен оештыру ниятен белдергән. “Җиңүнең 70 еллыгының волонтерлар корпусы” проектында бүген 1000гә якын татарстанлы катнаша, дип сөйләде ул. Станислав Каракулов яшьләр иҗтимагый оешмаларының Интернет челтәрендә дә актив эшчәнлек алып баруына игътибар юнәлтте. Әнә шундый интернет-проектларның берсе турында Тимур Камалетдинов сөйләде. “Шигырьләрдә сугыш” (“Война в стихах”) дип исемләнгән проект кысаларында актив яшьләр сугыш, Җиңүгә багышланган шигырьләрне яттан өйрәнеп, видеога төшерә, һәм көн саен 1 ролик “ВКонтакте” сайтындагы “Война в стихах” төркеменә (http://vk.com/club85038994) урнаштырыла. Шул рәвешле, барлыгы 70 шигъри видеоролик төшермәкчеләр. 71нче ролик исә Җиңү көненә багышланачак һәм интернет челтәренә 9 майда эленәчәк. Анда әлеге проектны булдыручы егет-кызлар катнашуы көтелә, диде чыгыш ясаучы. Тимур Камалетдинов искәртеп узганча, 4 майда республикада “Хәтер аллеясы” акциясе үткәрелә. Бу көнне һәр теләгән кеше Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә багышлап алмагач утырта ала. Шулай ук агымдагы елның июлендә Спас районында Идел буе федераль округының барлык эзтабар отрядлары өчен “Эзтабарлар фронты” уку мәктәбе оештырыла, дип сөйләде ул.

Ринат Садыйков исә, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Татарстан Студент хезмәт отрядларының 30ына Бөек Ватан сугышы геройлары исеме бирелүен билгеләп узды. Мисалга, хәзер “Импульс” студентлар педагогика отряды Муса Җәлил, “Казан” студентлар төзү отряды Михаил Девятаев, “Яңарыш” студентлар археология отряды Борис Кузнецов исемен йөртә. Бу яшь буын сугышка Татарстаннан китеп, зур батырлыклары белән тарихка кереп калган каһарманнарыбызның кемлеген белсен өчен кирәк, диде Ринат Садыйков. Ул шулай ук Татарстан студентлар отрядларының Бөек Ватан сугышы геройлары, ветераннары күмелгән каберләрне чистарту, һәйкәлләрне юу, коймаларны буяу эшләрен башкарачагы турында әйтте. Бу эшчәнлек Татарстан башкаласында гына түгел, республиканың башка муниципаль берәмлекләрендә дә тормышка ашырылачак, диде Ринат Садыйков.

Станислав Каракулов сүзләренчә, чаралар 9 майдан соң да дәвам иттереләчәк.