Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Россиядә 60 мең чамасы тоткын президент амнистиясенә эләгә

Шул ук вакытта авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылган затларга һәм рецидивистларга амнистия кагылмый

  (Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Владимир Путин Дәүләт Думасына “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистия игълан итү турында”гы һәм “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистия игълан итү турында”гы РФ ФҖ ДД карарын гамәлгә кую тәртибе турында”гы Дәүләт Думасы законнары проектларын карауга тәкъдим итте, диелә РФ Президенты рәсми сайтында.

Карар проектында җинаять кылуда шикләнелгән һәм гаепләнүчеләр һәм хөкем ителүчеләр арасында амнистия игълан итү, аны җиңел һәм уртача авырлыкта җинаять кылган өчен беренче тапкыр ирегеннән мәхрүм ителүчеләр һәм ил алдында билгеле хезмәтләре булган затлар (Ватанны саклау буенча хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, шулай ук Әфганстанда яки башка илләрдә хәрби яки хезмәт бурычын үтәүчеләр (124 кеше); хәрби хезмәткәрләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, Чечня Республикасында хәрби бәрелештә һәм Төньяк Кавказ төбәге территориясендә контртеррорчылык операцияләрендә катнашучылар (23 кеше); Чернобыль АЭС фаҗигасы нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, шулай ук бу һәлакәт нәтиҗәсендә нурланыш алган затлар (3 кеше) арасында үткәрү каралган.

“Шул ук вакытта авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр (үтерү, көчләү, террорчылык, экстремизм, кеше урлау, мошенниклык, ришвәт алу, балигъ булмаганнарга карата җинаять, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр) кылган затларга, аеруча куркыныч җинаятьне кабат кылган өчен хөкем ителүчеләргә, амнистия турындагы акт буенча азат ителеп, соңгы 10 елда җинаять кылучыларга, җәзаларны үтәү тәртибен явызларча бозучыларга кагылмый”, - диелгән хәбәрдә.

Тагын 200 меңгә кадәр затка - шартлы хөкем ителгәннәргә, хөкем срогы тулмаган өлеше йомшаграк төр җәза белән алыштырылганнарга, җәза срогы кичектерелгәннәргә, шулай ук ирегеннән мәхрүм ителү белән бәйле булмаган хөкем чыгарылганнарга амнистия кагылырга мөмкин, дип хәбәр итә ТАСС.