Чирмешәндә азнакайлылар морг төзи

Травматолог патологоанатомга укый

 (Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Чирмешән районы үзәк больницасы территориясендә блок – модульле морг төзи башлаганнар.
Азнакайдан китерелгән җыелма бинаның стеналарын күтәргәннәр дә инде, тышкы коммуникацияләр ясалган. Бина 150 квадрат метр мәйдан биләячәк. Проект буенча биредә берничә бүлмә була, аның җиһазлары да бергә кайтарылган.

Бүген больницаның табиб-травматологы патологоанатомга укый, ул июнь аенда эшкә кайтачак, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” басмасы.