Теләче районының Алан авылы киленнәре көч сынашты

Алар кыска гына вакыт эчендә үзебезнең татар драматургларының әсәрләрен сәхнәләштерде.

(Теләче, 10 март, «Татар-информ», «Теләче-информ»). Теләче районының Алан мәдәният йортында «Киленнәр булдыра» дип исемләнгән бәйге булды. Бәйгедә Пионер, Комсомол урамы белән Октябрь, Мәктәп урамнарында яшәүчеләр көч сынашты.

6 турдан торган бәйгедә киленнәр бирешмәде. Берсеннән берсе катлаулы биремнәрне югары дәрәҗәдә үтәп чыкты. Алар кыска гына вакыт эчендә үзебезнең татар драматургларының әсәрләрен сәхнәләштерде.

Бәйрәм матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм барышында авылда яңа талантлар ачылды.

Бәйрәмнең иганәчесе Рушания Хадиуллинага бәйгене оештыручылар олы рәхмәтен җиткерә.

Тулырак: http://tulachi.ru/news/glavnyie-novosti/alan-avyly-kilennre-kch-synashty