Саклана торган территориядә шәхси йорт төзү өчен чикләүне бетерергә ниятлиләр

«Татарстан Республикасы Җир кодексының 12 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» ТР закон проекты Дәүләт Советының чираттагы утырышында каралачак.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Махсус саклана торган табигый территорияләрдәге торак пункт чикләрендә бакчачылык, шәхси гараж яки торак төзелеше өчен җир бирүне тыю нормасы гамәлдән чыгарылыр дип көтелә.

Парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев бу хакта закон проекты Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында каралачагын әйтте. Бу документ федераль закон белән тәңгәлләштерү өчен эшләнгән.

«Махсус саклана торган табигый территорияләр турында» Федераль законга һәм Россиянең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон 2021 елның 10 гыйнварында үз көченә кергән. Махсус саклана торган табигый территорияләр составындагы торак пунктларда төзелеш һәм бакчачылык өчен җир бирү хәзер тыелмый.

Шундый ук үзгәрешне ТР Җир кодексының 12 нче маддәсенә кертү тәкъдим ителә.