Песков Путинның Федераль Җыенга юллама белән чыгышы вакытын күчерү турында әйтте

Кремль вәкиле сүзләренчә, әлегә ул дәүләт башлыгы чыгыш ясаячак көнне якынча да әйтә алмый.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясый торган көне күчерелде.

Чара була торган якынча көн әле билгеләнмәгән. Бу турыда дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Юк, әлегә юк. Әлегә якынча көн турында да әйтә алмыйм», — дип җавап бирде Кремль вәкиле бер журналистның соравына.

Элек Песков 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, Путинның парламентка юллама белән чыгыш ясавы турындагы мәгълүматны кире каккан иде. Шул ук вакытта ул юллама әзерләгәндә каршылык акцияләре һәм быел узачак сайлаулар да исәпкә алынуына игътибарны юнәлтте.