Биектау районында шәхси йортларда яшәүчеләр суүткәргечләре катуга зарлана

Муниципалитет территориясендәге күпчелек йортларда шәхси җылыту системасын кулланалар.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Татарстанның Биектау районында кышкы салкыннар вакытында шәхси йортларда яшәүчеләр еш кына суүткәргечләре катуга зарлана. Бу проблема килеп чыгуның сәбәпләре турында Биектау коммуналь челтәрләренең баш инженеры Фәнил Гайнуллин сүзләренә сылтама белән «Высокогорские новости» яза.

«Бу проблема шәхси суүткәргечләрне тирән салмау, герметик булмау һәм шәхси коеларның җылытмау, шулай ук су хәрәкәте булмау сәбәпле килеп чыга», — дип аңлатты белгеч.

«Бу кешеләрнең командировкага яки озак вакытка каядыр китүе сәбәпле, су белән тәэмин итү системасын кулланмау сәбәпле килеп чыга», — диде ул.

Баш инженер сүзләренчә, суүткәргеч кату проблемасын хәл итүне сорап оешманың диспетчерлык хезмәтенә шалтыраталар. Муниципалитетта үзәк җылыту системасыннан 14 күп фатирлы йорт кына куллана, калган барлык торак йортларның үз шәхси җылыту системасы бар.