Казанның Административ-техник инспекциясе башлыгы 48 яшендә вафат булды

Дмитрий Кадыкеевның озакка сузылган авырудан соң йөрәге тибүдән туктады.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Казанның Административ-техник инспекциясе башлыгы Дмитрий Кадыкеев 48 яшендә вафат булды. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дмитрий Кадыкеевның озакка сузылган авырудан соң йөрәге тибүдән туктады.

Ул әлеге ведомствоны 2019 елның 1 июленнән җитәкләгән. Аңа кадәр Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятенең иҗтимагый куркынычсызлык мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы, аннары хакимият башлыгы урынбасары вазифаларын биләгән.