Агымдагы елның ике аенда Чирмешән районында балалар аз туган

Ел башыннан 49 кеше үлгән.

(Чирмешән, 10 март, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Агымдагы елның ике аенда район ЗАГС бүлеге 16 сабыйга туу турында таныклык тапшырган (үткән елда – 19). Бу турыда җирле басма яза.

Кызганыч, бу елның февралендә генә дә 25 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Ел башыннан 49 кеше үлгән, ягъни үткән елның шул чоры белән чагыштырганда да 18гә күбрәк.